Урманайда Әниләр көне уңаеннан матур концерт булды
Азнакай районының Урманай авылы мәдәният йортында һәр бәйрәм чарасы бик җентекләп һәм әзерләнеп оештырыла.
Әниләр көненә багышланган «Әнием яҡты ҡояшым» исемле бәйрәм концертында да шулай булды. Программада тирән эчтәлекле җырлар һәм шигырьләр яңгырады, шулай ук кызыклы иҗади чыгышлар тәкъдим ителде.
Бигрәк тә яшьләрне сәхнәдә күрү күңелле булды — бу авыл яши һәм аның киләчәге бар дигән сүз. Тамашачылар һәр башкаручыны җылы кабул итте һәм көчле алкышлар белән озатты. Бәйрәм символик рәвештә тәмамланды-барлык катнашучылар һәм кунаклар бергәләп «Әни» җырын башкардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев