Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Туган җиренең тугры улы

Альберт Гаффаров бәхетен туган авылында тапкан.

Кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып үскән авыл малайлары туфракка яланаяк басып, җир сулышын, аның йөрәк тибешен бар булмышы белән тоя. Чалпы авылы егете Альберт Гаффаров та шундыйлардан. "Кендеге белән җиргә береккән", дип нәкъ менә аның кебек авыл, җир дип җан атучы кешеләр турында әйтәләрдер.

Кечкенәдән тимер томыр, техника арасында үскән кешеләр башкача була да алмый торгандыр. Мәктәптә укыганда ук әнисенең энесе Әнис абыйга тагылып дигәндәй комбайнга утырып, туган ягы басуларын иңләсә, училищеда укыганда штурвал артына үзе утыра Альберт абый. Армия хезмәтеннән соң да трактор, "кыр кораблары"ннан аерылмый ул: башта колхозда, аннан фермер Әсгать Гәрәевта эшли. Чәчүдә дә, уракта да сынатмый, тырышып эшли, югары нәтиҗәләргә ирешә.

2010 елда авыл уңганы тәвәккәлләп, үз эшен башлап җибәрә. Бүген аның карамагында 400 гектардан артык җир бар. Арпа, бодай чәчәләр, печәннәре күкрәп үсә.

"Кайда гына булсам да, күңел үзебезнең басу кырларга тарта. Язны, бигрәк тә басуларда трактор гөрелтесе ишетелә башлаган чорны көтеп алам. Аңа тагын урак чоры ялганып китә. Туган якның шушы иркен басуларында гына мин үземне рәхәт хис итәм", ди Альберт абый Гаффаров. "Башта эшкәртелгән, кап кара җиргә карап сокланасың, аннан чәчкән орлыкларның тишелүе, үсүеннән канәгатьләнү хисе аласың, көзен алтынсу төскә кергән иген басуларын күреп куанасың һәм үзеңнең никадәр кирәкле хезмәт башкаруыңа сөенеп туймыйсың."

Эш өчен кирәкле бөтен техникалары бар Гаффаровларның. Әмма күңелгә иң якыны, кадерлесе "ДТ 75" тракторы, ди фермер. Районда уздырылган сабанчылар ярышына да Альберт абый бүгенге хуҗалыклар өчен күптән "раритет"ка әйләнгән әнә шул сап сары ретро тракторы белән килгән иде. Аның тип тигез итеп сөрелгән буразналарын күреп кем генә сокланмагандыр!

"Тракторның беркайчан сынатканы булмады, Аллага шөкер. Аны башка бернигә дә алыштырмас идем", ди ул.

Авыл кешесе иртә таңнан тора да, көнозын аяк өстендә, ә фермерлар өчен, гомумән, тын алырга да җай калмый торгандыр. Барысына да тизрәк җитешергә кирәк, һәрнәрсәнең үз вакыты, җае бар дигәндәй.

"Басу эшләрендә балалар, туганнар, дуслар бик нык ярдәм итә. Берүзең генә башкарып чыгам димә", ди хуҗалык җитәкчесе.

Тормыш иптәше хезмәт юлын халык сәламәтлеге сагына багышлаган Розалия апа белән алар өч бала үстергәннәр. Уллары Альмир белән Әлфис гаилә корып, әти әниләрен оныклар белән сөендергәннәр. Төпчекләре Гөлназ, әнисе юлын сайлаган, укуын тәмамлаган яшь белгеч бүгенге көндә Татшуган авылында фельдшер булып эшли.

Зур хуҗалыкларында мал туарын, кош кортын асрый, бакча тутырып яшелчә җимешен үстерә Гаффаровлар. Авылларыбыз әнә шундый уңган, авыл дип җан атып яшәгән кешеләр белән дан тота да инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев