Туган ягы басуларын үз иткән
Зирәк Шакирҗановны “Август – Мөслим” хуҗалыгының җитен басуында очраттык. Җитенне җиңсәләргә тутыру белән мәшгуль иде. Ул: “Мин – җир улы. Туган ягыма тугры калып, гомерем буе туган ягым кырларында эшләдем”, – дип горурланып әйтә ала.
Ул армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан бирле авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт куя. Утыз елдан артык машина йөртүче булып эшли.
Җир кешесе урак чорында лаеклы ялга чыккач та өендә тыныч кына утыра ала мыни!? Ул, әлбәттә, басуда. Фидакарь хезмәте өчен бирелгән
Мактау грамоталары, Рәхмәт хатларының чиге юк. Зирәк Хикмәтулла улы үрнәк гаилә башлыгы да.
Үзенең туган авылы кызы Галина белән тормыш корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Галина Сергеевна хезмәт юлын балалар бакчасында балалар тәрбияләүгә багышлый.
Шакирҗановлар 5 оныкның яраткан әби-бабасы. Оныклары турында сүз чыккач, бабайның күзләре очкынланып китә. “Бер оныгым медицина институтында, ә икенче оныгым Суворов хәрби училищесында укый”, – ди ул горурланып.
Җиңү бистәсенең Заречье авылында яшәүче Шакирҗановлар гаиләсе – игенчеләр династиясе икән. Әтисе Хикмәтулла Шакирҗановның исеме азнакайлыларга яхшы таныш.
Ул – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, бик күп югары бүләкләр иясе. Зирәк Шакирҗанов белән алай озаклап сөйләшеп торып
булмады, ул да тизрәк эшкә кереште...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев