Иң дус һәм спорт сөюче гаиләләр Азнакайда яши!
Бүген Азнакайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан зур спорт бәйрәме - “Әти, әни, мин – дус һәм спорт сөюче гаилә” фестивале үтте.
Яңа Юл бистәсенең “Алга” футбол манежына җыелган спорт сөюче, дус һәм тату гаиләләрне тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин да котлау сүзләрен ирештерде.
“Әти, әни, мин – дус һәм спорт сөюче гаилә” бәйгесендә быел әти, әни һәм 12 яшькәчә баладан торган 15 гаилә командасы катнашты.
«Монда килгәнсез икән – сез инде җиңүче, – диде район башлыгы бәйгене ачып. – Гаиләрегездә һәрчак иминлек хөкем сөрсен, дус-тату булыгыз!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев