Яшь әти-әниләр турында кайгыртып...
Азнакай шәһәре ЗАГСы бүлегендә “Гаилә” милли проекты кысаларында булачак әти-әниләр белән очрашулар дәвам итә.
2025 елның чираттагы очрашуына бәби табарга әзерләнүче әниләр һәм әтиләр җыелды. Аларга район хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Галиева, Зәңгәр мәчеттән Рәфис хәзрәт, Азнакай сырхауханәсенең медицина психологы Оксана Никонорова, табиб акушер-генеколог Шамил Мөхәммәтов әти-әниләр алдында чыгышлар ясап, киңәшләрен бирделәр, бәби көтүче әти-әниләргә файдалы күнекмә-уеннар уздырдылар. Әти-әниләр мондый кичәләрдән бик канәгать һәм оештыручыларга да рәхмәтле:
«Әлеге чарага бәйрәмгә килгән кебек килдек, ди Дилбәр ханым Салихова. – Ике улыбыз бар. Олысы Тимурга – 14, ә кечесе Кәримгә 11 яшь. Балаларны ирем Марат белән бер-беребез белән аңлашып, киңәшләшеп тәрбиялибез. Балалар икесе дә спорт яраталар, тәртиплеләр. Менә өченче балабызны – кызыбызны алып кайтырга җыенабыз Мондый чараларны оештыручыларга чиксез рәхмәтлебез, үзебезгә кирәкле бик күп мәгълүматлар алабыз».
см. фото ниже в галерее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев