Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Гасыр чордашы котлаулар кабул итте

Азнакайда яшәүче Ирина Антоновна Слепова үзенең зур юбилеен билгеләп узды. Аңа – йөз яшь.

Гасыр чордашын тәбрикләргә якыннары, районнан, хезмәт урыныннан җитәкчеләр килделәр. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Ирина Антоновнага Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үзе исеменнән котлау хатларын, бүләкләрен тапшырды. Ул үз җилкәсендә зур авырлыклар кичергән, Ватаныбызга тугры хезмәт иткән  әбиебезгә олы рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аның теләкләренә “ТатАИСнефть” ҖЧҖ җитәкчелеге, якыннары. туганнары да кушылды.

Ирина Антоновна Оренбург өлкәсе, Бугуруслан шәһәрендә туган. Элемтәче һөнәрен үзләштереп, шул өлкәдә хезмәт куя: элемтәче, аннан озак еллар дәвамында почта бүлекчәсендә бүлек начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Алексеевич белән алар алдагы тормышларын нефтьчеләр районы – Азнакай белән бәйлиләр, ике ул: Валерий һәм Евгенийны тәрбияләп үстерәләр. Кайгы-хәсрәтен дә. шатлыгын да күп кичерә Ирина Антоновна. Улы Евгений һәм тормыш иптәше Павел Алексеевичны бакыйлыкка озата. Бүгенге көндә ул улы Валерий, килене Галина тәрбиясендә 5 оныгы, 6 оныкчыгының яраткан әбисе булып гомер кичерә. Әлбәттә, башка якыннары да аны ярдәмнәреннән ташламыйлар. Азнакайда алтын куллы Слеповлар гаиләсен белмәүчеләр бик сирәктер.

«Әниебезнең сәламәтлеге бераз какшап китүенә әле берничә генә ел. Ул бер дә тик кенә утыруны белмәде, эшләде дә эшләде. Бакчачылыкны бик ярата иде, матур гөл-чәчәкләре әле дә шаулап чәчәк атып утыра», – диләр балалары, оныклары аның турында.

Әниләрен, әбиләрен бик тә яратулары, җылы мөнәсәбәттә булулары әллә кайдан күренеп тора. Әбекәйнең кулларыннан тотып, чәчләреннән сыйпап кына торалар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев