Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм иттеләр

Бүген районыбызда гаилә бәйрәменә багышланган зур тантана булды.

Яңа Юл бистәсенең “Алга” футбол манежына районыбызның үрнәк гаиләләре, яңа өйләнешкән парлар  чакырылган иде. Аларны һәм бәйрәмгә килгән барлык азнакайлыларны тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең бүләкләрен тапшырды.

«Ныклы гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Азнакаебызда тату, бердәм гаиләләр күп һәм аларның барысы да безнең өчен үрнәк булып торалар», – диде район башлыгы бәйрәмне ачып.

Районыбызда һәр елны йөзенче булып туган баланың гаиләсен билгеләп үтү дә матур гадәткә әверелде. Бүгенге бәйрәмдә катнашкан Шакировларның да гаиләсен бәхеткә төреп, өченче бала булып кызлары Ясминә дөньяга аваз салган. Җитәкчеләр аларны да тәбрикләп, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев