Үрнәк гаилә – ил терәге

Азнакайда әниләр көненә багышланган чара узды

Шәһәрнең Тау яшьләр үзәгендә әниләр көненә багышланган мавыктыргыч чара узды.

«Своя игра» дип исемләнгән интеллектуаль уенда районыбызның төрле оешма - предприятиеләрендә тырыш хезмәт куючы иң актив, тырыш һәм акыллы гүзәл затлар һәм аларның балалары очрашты. Әлеге проект районыбызның яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган һәм ул якынлашып килүче изге бәйрәм – әниләр көненә багышланган.

Конкурсантларны сәламләп, район Советының аппарат җитәкчесе, район хатын-кызлар Советы рәисе Эльвира Галиева  изге теләкләрен җиткерде. Котлауларга районның  Иҗтимагый совет җитәкчесе  Лилия Әхмәдишина да кушылды. Җитәкчеләр Һәр гаиләгә сәламәтлек, балалар бәхете теләде. 

Бәйгедә барысы 9 команда катнашып, алар төрле дәрәҗәдә сорауларга җавап тотты. Очрашу барышында йөрәкне җилкедерә, күңелне йомшата торган мизгелләр күп булды. 

Интеллектуаль бәйгенең нәтиҗәләре түбәндәгечә:

  • Беренче урында Гөлназ Харрасова һәм кызы Диләрә;
  • Икенче урында Зилара Сафина һәм кызы Энҗе;
  • Өченче урында Руфия Шәйхетдинова һәм кызы Розалина. Аерым номинацияләр буенча да җиңүчеләр  билгеләнде.

Һәр катнашучыга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев