7 апрель –  Бөтенроссия  йөкле  хатын-кызлар көне
Үрнәк гаилә – ил терәге

7 апрель – Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне

Авырлы хатын-кызлар көне елга ике тапкыр үткәрелә. 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә.

 

Ни өчен елга ике тапкырмы? Тугыз ай дәвамында бәби көтүчеләр бу датаны йөкле вакытта билгеләп үтсеннәр өчен. Әлеге уңайдан  районда йөкле хатын-кызлар айлыгы  узачак һәм алга таба күпсанлы чаралар планлаштырылган. Ә айлыкны башлап җибәреп, Азнакай ЗАГСында “Яшь әти-әниләр” мәктәбенең чираттагы очрашуы узды.

Очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Ул әти-әниләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, иң изге теләкләрен җиткерде. Аның теләкләренә Азнакай районының хатын-кызлар Советы җитәкчесе Эльвира Галиева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Айгөл Хәсәнова кушылды. Очрашуда булачак әти-әниләргә Зәңгәр мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хәкимов, Азнакай сырхауханәсенең медицина психологы Оксана Никонорова табиб акушер-генеколог Айгөл Кидрасовалар кыйммәтле киңәшләрен бирделәр. Булачак әтиләр бәби биләү һәм башка ярышларда үз осталыкларын күрсәттеләр.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев