Татшуган авылында волонтерларның бәйрәм чарасы үтте
Чишмә моңы кушыла авазларга, Сабантуй бүген волонтер апаларга!
#Азнакай_үзәкләштергән_китапханәләр_берлеге


#Татар_Шуган_авыл_китапханәсе
Чишмә моңы кушыла авазларга,
Сабантуй бүген волонтер апаларга!
Татшуган авылының иң гүзәл урыннарының берсе ул «Колый» чишмәсе. Челтерәп килеп чыккан чишмә суы улагын тутырып ага да, чуерташлар арасыннан боргаланып, Өшегән елгасына барып кушыла. Авылыбызның шушы нәни чишмәсе бакча артында үскән тал-тирәкләрне суга тиендереп, очраган чишмәләрне дә үзенә ияртеп, юлын дәвам итә дә Ыкка барып кушыла. Уйлый китсәң, исең китәрлек бит: Ык Камага, Кама Иделгә, Идел Каспийга тоташа. Менә шушы истәлекле чишмә буенда МХО дагы солдатларыбызга ярдәм итү максаты белән Гөлсинур Шамил кызы җитәкчелегендә оешкан «Оста куллар» төркеме өлкәннәре үзләре өчен Сабантуй бәйрәмен үткәрергә ниятләделәр. Сабантуй - татар халкының иң көтеп алынган, иң якты һәм күңелле милли бәйрәме.
Шулай ук ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме дә. Һәр кеше үз гомерендә Сабантуй бәйрәмннәрен күрә. Бала вакытта ул — күңел ачу, яшьлектә — көч сынау, ә өлкәнәйгәч— ул хатирә. Өлкәннәребез- бу бәйрәмнең тарихын, гореф-гадәтләрен саклаучылар һәм киләчәк буынга тапшыручылар. Аларның тормыш тәҗрибәсе, акыллы киңәшләре –яшь буын өчен иң кыйммәтле байлык. Сабантуйда алар өчен күңелле уеннарны, кызыклы конкурсларны һәм онытылмас хатирәләрне китапханәче Фәридә Әсгать кызы һәм башлангыч сыйныф укытучысы Нурания Мөсәяф кызы әзерләп үткәрде.

Бәйрәм барышында өлкәннәребезне балачакка алып кайтырга тырыштык. Алар әле дә җитезләр, әле дә матурлар. Милли уеннарыбыз: кашыкка йомырка куеп йөгерү, капчык киеп узышу, көянтә белән су ташу, кашык белән су ташу уеннарында бик теләп катнаштылар һәм сынатмадылар. Шулай ук күз бәйләп бәрәңге җыю, чиләккә туп кертү, зур галош киеп ярышу кебек уеннарны да яратып уйнадылар. 2026 нчы ел - илебездә Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бәйрәмебездә «Милли киемнәр парады» да уздырылды. Анда татар, рус, үзбәк, мари милләте киемнәре күрсәтелде һәм якланды. Һәр милли кием үз халкының гореф-гадәтләре, милли киемнәренең бизәлеше, милли ризыклары турында сөйләде. Милли биюләрен башкардылар. Чарабызда катнашкан һәркем үз һөнәрен күрсәтте, уеннар җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды.
Махсус кунакларыбыз - җырчы, биюче Фәнзирә Арсланова һәм нәфис сүз остасы Илдар Гади катнашып, чарабызда ямь өстенә ямь өстәделәр. Бәйрәм күңелле ял булды, өлкәннәребез шаярып - көлеп, бер - берсе белән аралашып, яшьлек елларын искә төшереп, күңел ачтылар. Соңыннан «Бергә ашаган аш — татлырак»– әйтемен искә төшереп, бәйрәмебез өстәл артында дәвам итте.
«Колый» чишмәсенең саф суыннан, самоварда кайнатып. хуш исле үләннәр өстәп чәйне Ветераннар оешмасы җитәкчесе Равил абый Исламов әзерләп сыйлады.
Чарабызның төп максаты — өлкән буынны хөрмәтләү, аларның кылган игелекләре алдында баш ию, рәхмәт әйтү, гореф-гадәтләребезне яңарту, туган телебезнең байлыгын, матурлыгын оныкларыбызга да ирештерү һәм рәхәтләнеп ял итү иде. Чишмә суының челтерәп агуы да, кошлар сайравы да бәйрәмгә матур бер аһәң өстәде. Бу көн озак сакланырлык истәлек булып калыр. Киләсе Сабантуйга кадәр — исән-сау, тату-тыныч, бай-мул булып яшәргә язсын иде. Һәрберебезгә илләребездә тынычлык, Аллаһыдан саулык, басуларыбызда уңыш, ишегалдыбызда мал-туар, йортларыбызда татулык, балаларыбызның исән- имин булуларын теләп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!