Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Суда рәхәтләндек

Беркөн район ветераннар советыннан шалтыраттылар да, Ык елгасы буенча катамараннарда йөзеп, туган якның гүзәллеген күреп кайтыгыз әле, диләр.

Риза булмаган кая ул! Икенче көнне, оныкларны алып, билгеләнгән урынга – Тымытык авылында Данис Мусинның капка төбенә барып та җиттек. Баксаң, бу район яшьләр идарәсенең пенсионерларның ялын оештыру, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән махсус проекты икән. Барыбызга да иртәнге аш әзерләнгән иде, аннан техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр, жилетлар бирделәр. Төнбоек чәчәкләренең Кызыл китапка кертелүенә игътибарны юнәлтеп, аларны өзәргә ярамаганлыгы турында кисәтеп куйдылар.

Менә яр буенда өч катамаранга бүленеп утырып, тыныч кына аккан Ык буйлап йөзеп киттек. Безнең көймә “гиды” Рамил авылның тарихы белән таныштыра. Аккан суның хәрәкәтенә, яр буйларының гүзәллегенә игътибар итәргә өнди. Бара, бара әллә нинди матур күренешләр ачыла! Бераздан сихри тавыш, шарлавык гөрләве ишетелә башлады. Рамил аннан чыкканда ишкәкләр белән ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген тагын бер кат аңлатты. Мин – уң якта һәм иң алда. Куркып та өлгерә алмадым, көчле су агымы катамаранны аркылы борып та куйды. Ык суы белән коендык. Су, су инде, кием белән булсак та, рәхәт булып китте.  Без күмәк теләк белән икенче тапкыр, аннан тагын бер тапкыр гөрләп торган шарлавык аша чыктык. Тәвәкәллек кыюлыкны арттыра бит ул! Бер туристның суга агып киткән телефонын да жәлләмәдек. Туйгандыр инде ул хуҗасыннан.

Шунысын әйтергә кирәк, монда барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Безгә шундый күңелле ял оештырган яшьләр идарәсенә, район ветераннар советына, Данис Мусинның гаиләсенә, аны үткәрүдә катнашкан һәрбарчасына зур рәхмәт!

Ухтияр Илюхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев