Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бәхетле гаиләләр артып, сабыйлар туып тора: Азнакайда 2023 елда 200-нче бала тууы рәсми теркәлде

Азнакайда күп балалы гаиләдә ел башында беренче булып туган һәм рәсми теркәлгән сабыйны, ә аннары 100 һәм 200 нче туган балаларны котлау традициясе күп еллар дәвам итә.

Әлеге бәхет Ренат һәм Светлана Гаффаровлар гаиләсенә дә насыйп булды.  Гаиләдә инде ике бала тәрбияләнә – 10 яшьлек Илдан һәм 5 яшьлек Риана, ә өченче малайлары - Исламның дөньяга килүе алар өчен искиткеч вакыйгага әверелде.

Бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин, баш табиб Илдар Шиһапов һәм 87 нче янгын часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин яңа туган нарасыйның әти-әниләренә изге теләкләрен җиткерделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.

- Балаларыгызга чын күңелдән сәламәтлек һәм бәхет телим. Алар сезне көн саен сөендереп, шатландырып кына торсыннар. Бала тавышына, шатлыклы көлүләренә күмелеп, бәхетле гаилә булып яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Улыгыз Исламның киләчәктә сезнең өчен терәк һәм ныклы таяныч, горурлыгыгыз һәм яклаучыгыз булуын телим! - диде Марсель Шәйдуллин.

Бала туу - һәр гаилә тормышында иң дулкынландыргыч һәм шатлыклы вакыйгаларның берсе. Бала ата-ананың йөрәген җылылык, чиксез бәхет һәм мәхәббәт белән тулыландыручы яңа тормыш ул. Чын күңелдән  әлеге гаиләне котлыйбыз, сабыйлары сәламәт булып үсүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев