Балтач авыл җирлегендә хисап җыелышы узды
Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә хисап җыелышлары тәмамланып килә.
Балтач авыл җирлеге хисап җыелышы «Азнакай гүзәлләре» ансамбленең дәртле җырлары белән башланып китте. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Азнакай район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, район Советы депутаты, кураторлары Илдар Шиһапов, оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл халкы катнаштылар. Балтач авыл җирлеге башлыгы Ленар Хәбипов җирлектә башкарылган эшләр буенча хисап тотты. Авыл халкы Нәҗип Нәкыйп улы һәм Айдар Фәндәс улының да район, җөмһүриятебез турындагы эшлекле чыгышларын кызыксынып тыңладылар, сорауларга җаваплар алдылар. Соңыннан авыл активистлары һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев