Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Азнакай районы хуҗалыкларында техниканың кышкы сакланышы тикшерелде

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында хуҗалыкларда техниканы кышкы сакланышка кую һәм ремонт эшләре торышын тикшерү узды.

– Районда бик куәтле, яңа техникалы һәм үз мөмкинлекләреннән чыгып алынган техникалы хуҗалыклар бар. Техникалар түбә астына куелган, язгы кыр эшләренә әзерлек йөзеннән күбесендә тырмалар ремонтланып беткән, чәчкечләрне, тракторларны ремонтлау бара. Азнакай районында эш гөрли, аның киләчәге бар. 2021 елның авыр килүенә карамастан, эшчеләрнең кәефе яхшы, хезмәт хаклары түләнгән, эшкә бәяләр билгеләнгән, кеше үзенең күпме хезмәт хакын аласын белеп тора, – диде комиссия җитәкчесе, “Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймарданов рейд нәтиҗәләренә йомгак ясап. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, мехнизаторлар алдына Яңа елга кадәр ремонтны төгәлләү бурычы куелган. Район буенча уртача хезмәт хакы да күтәрелгән – 30 мең сумнан артык тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев