Азнакайлы Сергей Матвеевны РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр
.
Казан шәһәрендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда әлеге тармакта лаеклы хезмәт кучыларны бүләкләү тантанасы да булды. Алар арасында 40 елга якын туган авылы басуларын иңләп, табыннарның муллыгы өчен көн-төн тырыш хезмәт куйган Чемодур авылы егете – «Союз-Агро» җәмгыятенең Актүбә төбәк җитештерү комплексы механизаторы Сергей Матвеев та бар иде.
Районда ел саен «Кыр батыры» исеменә лаек булган авыл хезмәтчәне бу көнне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев