Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре эшлекле сәфәр ясады

Бүген Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының яшь белгечләре “Азнакай” агрофирмасының мега-фермасында булып, “Кайдзен” сакчыл җитештерү пилот проектының тормышка ашырылышы белән таныштылар.

Комплексның беренче чираты 2021 елның октябрь аенда файдалануга тапшырылган иде. Узган ел аның икенче чираты да төзелеп, биредә бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр саны 4850 башка җиткән, шуның 3900 башы – сыерлар,  3361 сыер савыла. Көнлек савым 75 тоннадан артык, бер сыерга уртача 22 кг туры килә. 

 “МЭКТ” җәмгыяте директоры урынбасары – җитештерү системасы җитәкчесе Алмаз Зарипов “Агросила” холдингының үсеш стратегиясе, җитештерү культурасы буенча чыгыш ясады.

“Җитештерүне планлы рәвештә яхшырту – “Кайдзен” проекты безнең холдинг оешкан көннән бирле тормышка ашырыла. 2014-2022 еллар эчендә  хезмәткәрләрдән 36 меңнән артык тәкъдим булып, аның 85 проценты гамәлгә кертелде һәм 71 млн сумнан артык нәтиҗә бирде”, – диде ул.

Азнакай товарлыклы-сөтчелек комплексы управляющие Ленар Авзалов белдергәнчә, проект буенча 7 ел эшләү дәверендә производствода күп кенә проблемаларны уңай хәл итеп, җитештерүчәнлектә 30 процент экономия ясалган, икътисади нәтиҗә елга 24,6 млн сум тәшкил иткән.

“Агросила” җәмгыяте – Татарстанда гына түгел, Россиядә  эре җитештерүчеләрнең берсе һәм ул күпләргә үрнәк булып тора. Азнакай мега-фермасында сакчыл җитештерү технологиясе белән якыннан танышып, тәҗрибә туплап кайтабыз”, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисади анализ һәм планлаштыру бүлеге начальнигы урынбасары Азат Шәйдулов.

Кунакларны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, “Азнакай” агрофирмасы җитәкчесе Ирек Катеев озата йөрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев