Азнакайга республиканың баш ветеринары килде
Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов район эшлекле визит ясады.
Бу көнне Алмаз Хисаметдинов район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов һәм ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшин озатуында “Союз-Агро”ның Актүбә терлекчелек комплексында, Ирекледә Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыгында булды, “Азнакай” агрофирмасы сөтчелек-товарчылык комплексында терлекчелек юнәлешендә алып барылган эшчәнлек белән танышты.
Ул, терлек авыруларыннан саклану өчен, терлекчелек комплексларын ябык режимга күчерергә кирәклегенә басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев