Азнакайда урак алдынгыларына сертификатлар тапшырылды
Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Ел саен җирлегебездә урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшырыла. Бүген Мәсгут авылы янәшәсендә “Азнакай” агрофирмасына караган 204 гектарлы басуда көзге бодай суктыручы комбайнчыларга беренче сертификатлар тапшырылды.
– Быел икмәк күкрәп уңды, һава торышы да яхшы тора, инде булган бөртеклеләрне югалтуларсыз, үзвакытында җыеп алу насыйп булсын. Алга тапба эшегездә тагын да югарырак үрләр яулавыгызны телим, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин егетләр белән аралашу барышында.
Бу көннәрдә “Юлдаш” агитбригадасы егет-кызлары да басудан кайтып керми. Бүген дә алар игенчеләребезне концерт номерлары белән куандыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев