Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакайда терлек азыгы әзерләү техникасының әзерлеген тикшерделәр

Азнакай районында терлек азыгы әзерләү чорына әзерлекне махсус комиссия бәяләде.

 Тикшерүне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәт куркынычсызлыгы секторы әйдәр белгече Вячеслав Трушев җитәкләде.

Комиссия составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, «Россельхозцентр»ның район бүлеге җитәкчесе Маргарита Хәсәншина һәм хуҗалык җитәкчеләре дә эшләде.

Тикшерү «Союз-Агро» җәмгыятеннән – Бирючевка авылыннан башланды. Биредә азык әзерләүдә катнашачак техникалар тулысынча ремонтланган, аларны тәҗрибәле механизаторлар хезмәтләндерә.

Комиссия шулай ук «Л. Закирова» һәм «Таллы Бүләк» хуҗалыкларында булды.

«Таллы Бүләк»тә комбайннарының эшен урыннарында ук сынап карадылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча техниканың эш сыйфатына карата дәгъвалар булмады.

– Хуҗалыкларда техникалар әзерлек сызыгында тора. Әмма безнең өчен техника торышы гына түгел, хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә мөһим. Эшчеләрне махсус кием белән тәэмин итү, инструктажлар үткәрү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү – болар барысы да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Азнакай районында бу юнәлештә эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, – дип билгеләп үтте Вячеслав Трушев.

Комиссия шулай ук хуҗалыкларның эш планнары белән танышты, терлек азыгы әзерләү барышы һәм хезмәт хакы түләү мәсьәләләре белән кызыксынды.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев