Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайда савымчылар һәм технологлар ярышы үтте

Быел савымчылар бәйгесендә 13 сыер савучы һәм 9 технолог катнашты

Бүген Мөслим авылыныда эшчәнлек алып баручы “Закирова Л.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы җәйләвендә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологларының район бәйгесе узды.

Сыер савучылар башта теория буенча сынау тоттылар, аннан саву аппартларын сүтеп-җыеп һәм сыер савып күрсәттеләр. Технологлар да үзләрен өч этапта сынадылар.

Ел дәвамында өстәлләребез муллыгы өчен тырыш хезмәт куйган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәбрикләп, район башлыгы аларның барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Озак еллар тырыш хезмәт куйган ветеран терлекчеләргә бүләкләр тапшыру да бәйгенең матур бизәге булды.

Сыер савучылар арасында  беренчелекне “Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә терлекчелек комплексыннан Диләрә Хөснуллина алды,  технологлар арасында җиңү яулаган Альбина Захарова шулай ук Актүбәдә хезмәт куя.

Чараны “Юлдаш” агитбригадасы үзенең дәртле җыр-моңнары, ә Яшьләр үзәге кызыклы уеннар белән бизәделәр.

Бу хакта тулырак – “Маяк” газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев