Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакайда иң матур бизәлгән йорт хуҗалары бүләкләр алды

“Иң яхшы Яңа ел бизәлеше” бәйгесендә кемнәр җиңде?

Кеше ничә генә яшьтә булса да, Яңа ел бәйрәмнәрен көтеп ала торгандыр. Һәр тарафта бәйрәм рухы – ялт-йолт балкыган утлар, нурга төренгән ишегаллары, чыршылар, кардан ясалган сыннар… Боларның барысы олыларны да, балаларны да елмаерга мәҗбүр итә. Ә шушы кышкы гүзәллекне тудыручылар моннан никадәр рухи ләззәт ала!

«Ишегалдын бәйрәмчә бизим дигән кешегә бүген ниләр генә юк! Элекке кебек төрле төсле буяулар белән лампа буяп утырасы да түгел. Барысы да әзер, теләк кенә кирәк. Балалар, оныклар белән барыбыз бергә тудырабыз бу матурлыкны. Үтеп баручы кеше бизәлешне күреп бер сөенсә, без аннан да ныграк шатланабыз», – ди Азнакайда гомер итүче Рәсим абый.

Районыбызда ел саен иң матур бизәлгән йортларны ачыклыйлар. Комиссия барлык авылларны йөреп чыкканнан соң, бәйгегә йомгак ясала.

Быел “Ишегалларын бәйрәмчә бизәү” номинациясендә 15 кеше бүләкләнде.

Әйдәгез, әлеге исемлеккә күз салыйк та, хуҗалар тудырган матурлыкка сокланып алыйк әле!

  1. Солтанов Фәнил (Азнакай шәһәре)

  1. Солтанова Рәйсә (Мәнәвез бистәсе)

  1. Сираев Алмас (Азнакай шәһәре)

4. Гыймаева Айсылу (Актүбә бистәсе)

  1. Корбыев Руслан (Актүбә бистәсе)

  1. Тимербаев Таһир (Туйкә)

  1. Гарифуллин Илмир (Урсай авылы)

  1. Миңнеханов Динар (Мәсгут)

  1. Кашапов Альберт (Мәсгут)

  1. Котдусова Галия (Бирючевка)

  1. Хәбибуллин Минулла (Түбән Якый)

  1. Бохарова Ирина (Чәкән)

  1. Хафизова Римма (Әгер)

  1. Гәрәйшин Илшат (Әлкәй)

  1. Тимербаев Закир (Мәндәй)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев