Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакайда яшәүчеләргә урманнарга бару өч атнага чикләнә

Агачлар зарарлы организмнардан эшкәртелү сәбәпле, Азнакай урманнары территорияләренә бару өч атнага чикләнә.

21 көн дәвамында урманнарда җәяү йөрү генә түгел, анда транспорт белән керү дә тыелачак. Эшкәртелә торган участок чикләреннән 300 метр ераклыкта кисәтү аншлаглары урнаштырылачак.

– Майның икенче яртысында Азнакай урманчылыгы 1752,1 гектар мәйданда ефәк күбәләгенә каршы эшкәртү эшләрен башлаячак. Моның өчен биологик препарат кулланыла. Умартачылык продукциясенең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм бал кортларын пестицидлар тәэсиреннән саклау максатыннан умарталарны агу кулланылган урыннан ким дигәндә 7 км ераклыкка күчерү сорала. Һава торышы уңай тормаса, бу эшләр июнь аеның беренче декадасында башкарылачак. Эшләр Мәлбагыш, Җәлил, Сарман участок урманчылыгына караган урманнарда, Татшуган, Чалпы, Баланлы Бүләк авыллары тирәсендә уздырыла. Урманнарга агу сиптергәннән соң, анда 21 көн дәвамында керү тыела, – ди Азнакай урманчылыгы директоры Эдуард Чикуров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев