Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай ветеринарлары кош гриппы турында кисәтә

Ветеринарлар читтән кайткан кошлар белән җирлегебезгә кош гриппы “кайтырга” мөмкин булуын да искәртә.

Агымдагы елның апрелендә илебезнең 30 илендә кош гриппы очраклары теркәлгән. Ел башыннан Россиянең 15 төбәгендә шундый 32 очрак булган. Аларның җидесе – йорт, 22 се кыргый кошларда табылган.  3-10 май көннәрендә генә дә Удмуртия, Киров, Смоленскида һәм Мари Илендә югары патогенлы кош гриппыннан үлгән 19 кош табылган.

Татарстан Республикасы кош гриппы вирусын йоктыру куркынычы зур булган зонага керә.

Вирусның таралуына ничек юл куймаска соң? Азнакай ветеринария берләшмәсе белгечләре ветеринария кагыйдәләре таләпләрен катгый үтәргә чакыра.

Йорт кошларын шәхси ихаталарда гына тотыгыз. Ихатадамы, фермадамы асралган тавыклар арасында кинәт, билгесез сәбәп белән үлем-китем булганда, бик сак булыгыз, бу хакта кичекмәстән урындагы ветеринарларга, ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Кош-корт итен бары тик сату рөхсәт ителгән урыннарда гына алырга, аларны тиешенчә эшкәртеп кенә кулланырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев