Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы, «Һөнәр иясе»

Азнакай районында урып-җыю эшләренә старт бирелде.

Районыбыз хезмәтчәннәре республикада беренчеләр рәтендә урып-җыю кампаниясен башлап җибәрде.

Әлеге уңайдан, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге “Азнакай” агрофирмасы хуҗалыгының көзге бодай басуында  белгечләр, механизаторлар  белән очрашты.

Сүз игеннәрне  югалтуларсыз, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып җыйнап алу хакында барды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рамил Исламов белдергәнчә, әлеге хуҗалыкның ике басуында көзге бодай уруга керешкәннәр,   уңыш гектарыннан 56-57 центнер чыгып бара. 

Рамил Исламов: «Район буенча  барлыгы 44 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар суктырасы бар. Шуның 16 меңгә якыны көзге бодай. Шулай ук арпа, борчак, арыш, 5 мең гектарга якын рапс, 12 мең гектарга якын көнбагыш сугасы» .

Җитәкчеләр белдергәнчә, район буенча гомумән алганда, урып-җыю эшләре 60 меңгә якын мәйданда башкарылып, басуларда барлыгы 107 комбайн катнашачак. 

Игенчеләрнең төп максаты: булган үңышны бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алу. Җир кешесенә җаваплы эшләрендә җиңеллекләр телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев