Азнакай районында тракторларны техник тикшерү бара
Туйкә авылында тракторлар һәм прицепларның техник торышы тикшерелде.
Районыбызда үзйөрешле машиналарның техник торышын тикшерү дәвам итә. Туйкә авылында узган техник тикшерү барышында тракторларның, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүдә мөһим булган беренчел чаралары белән комплектлануы, теркәү документлары таныклыклары барланды. Тагылма арбаларның тормоз системасы тикшерелде.
«Физик затларның барлык техникалары да төзек, тикшерүгә яхшылап әзерләгәннәр. Барысына да тикшерү узу турында таныклыклар биреләчәк, - ди Азнакай районы буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе» – баш инженер-инспекторы Шамил Гаскәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев