Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакай районы басуларында игеннәрнең торышын тикшерделәр

Азнакай районында язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң игеннәрнең торышын бәяләү буенча традицион комиссия эше узды.

Авыл хуҗалыгында эшнең һич туктап торганы юк, ел әйләнә тыпыр-тыпыр йөгерә тармак белгечләре. Яз көннәрендә бигрәк тә. Кыр эшләре иркенләп йөрүне көтеп тормый шул, шуңа игенчеләр көннең һәр минутын кулланып калырга тырышалар.

Районыбызда матур традиция яшәп килә: язгы чәчү кампаниясе төгәлләнгәннән соң белгечләр игеннәрнең үсешен күзәтеп, агротехнологик һәм агрохимик таләпләрнең үтәлешенә бәя бирә.

Бүген дә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов, җитештерү бүлеге белгече Әлфия Сәмигуллина, "Россельхозцентр"ның Азнакай районы бүлекчәсе җитәкчесе Маргарита Хәсәншина катнашындагы комиссия басуларны карап чыкты. Аларның сафында тармак ветераннары Риф Самаров белән Ирек Әхмәтов та бар иде.

Җәйрәп яткан ямь-яшел басуларны күреп кемнең генә күңеле сөенмәде икән? Уҗым культуралары да, язын чәчелгән басуларның торышы да яхшы, монда әйбәт, монысында начар дип аерып әйтерлек тә түгел, күз генә тия күрмәсен.

Тикшерү барышында белгечләр үсемлекләрнең тыгызлыгына, тигез чәчелешенә, агротехник чараларның вакытында үтәлешенә аерым игътибар бирде. Шулай ук басуларның чисталыгы, күрсәткеч такталарның урнаштырылуы һәм чәчү культурасының сакланышы да бәяләнде.

– Игеннәрнең торышы яхшы, басуларда дым бар. Бу исә киләчәктә мул уңыш алу өчен өметле нигез булып тора, – диде Рамиль Исламов тикшерү барышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса