Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә багышланган тантана узды.
Урып-җыю, көзге эшләр тәмамлангач, авыл хуҗалыгы хезмәткәре бераз гына булса да җиңел сулап куя.
Нәкъ менә шул чорда Азнакайда елның-елында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, ветераннарны олылап хөрмәтләү матур традициягә әйләнде. Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов сәламләделәр, яңгыры, эссесе, җил-буранына карамастан елның 365 көнендә фидакарь хезмәт куючы, ил табынын баетучы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Хезмәт алдынгыларын бүләкләү – бәйрәмнең иң тантаналы өлеше булды. Танылган җырчыларыбыз Гөлдәния Хәйруллина һәм аның кызы Лилия Хәйруллина. Рәфис Кәлимуллин һәм башкалар бәйрәмне моңлы, дәртле җырлары белән бизәделәр.
“Ел елга ошамый. Һәрбер ел үз үзенчәлекләре белән килә. Бу ел инде узып бара. Матур язлар, җәйләр килеп, басуларда игенкәйләр уңып, мул уңышлар җыеп алырга насыйп булсын!”. – диде Рамиль Алимасович.
Амин, шулай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев