Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
НИЧЕК ЯШИСЕҢ, АВЫЛ ? /авыл хуҗалыгы /

Азнакай авылларында татар йортларының серләрен өйрәнделәр

Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәге җитәкчесе Рауза Солтанова Азнакай районы авылларында булып, татар йортларының үзенчәлекләрен өйрәнде

Экспедициянең беренче көнендә галимә туган якны өйрәнү музеенда эшләде. Аннан соң Урсай, Мөслим һәм Чалпы авылларында йортларның архитектура үзенчәлекләре белән танышты, агач остасы, тәрәзә йөзлекләре, сандыклар, сәгатьләр ясаучы Илдар Гадиев остаханәсендә булып, уеп ясалган агач эшләнмәләрен карады.

Экспедициянең икенче көне Мәлбагыш, Әлкәй һәм Сарлы авылларында дәвам итте. Рауза Солтанова татар йортларының төзелеш алымнарын, капка-койма, тәрәзә йөзлекләре һәм агач бизәкләренең сакланышын өйрәнде. Әлкәй авыл мәдәният йортындагы музей коллекциясе белән дә танышты.

«Авыл йортлары – ул гади корылма гына түгел, ә милләтнең узганы, бүгенгесен ачып бирә торган хәтер сандыгы. Аның төзелеше, бизәге, хәтта капкасының нинди булуы да кешеләрнең дөньяга карашын, зәвыгын,осталыгын, тормыш рәвешен күрсәтә. Бүген инде авыллар да заман сулышы белән яши. Шулай да милли төзелеш традицияләрен саклап калган йортларның күп булуы сөендерә. Бу – халкыбызның тарихи мирасына хөрмәт билгесе», – диде Рауза Солтанова, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев