Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Азнакай аграрийларына чәчүлек җирләрен иминиятләштерү хакында аңлаттылар

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыклары предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре иминият агентлыгы һәм банк белгечләре белән очраштылар.

Сүз чәчүлек җирләрне иминиятләштерү хакында барды.

“Быел корылык аркасында Татарстанның күп кенә районнарында, шул исәптән Азнакайда да гадәттән тыш хәл игълан ителде. 2021 елгы корылык нәтиҗәләреннән дә сабак алырлык. Шуңа күрә безнең  тотрыксыз климатик шартларда авыл хуҗалыгы культураларын иминиятләштерү мөһим, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов.

Быел районда 15 хуҗалык барлыгы 40 мең гектар җирне иминиятләштергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев