Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ТУГАН ҖИР

Актүбә бистәсендә ишек аллары төзекләнә

Актүбә бистәсенең Школьная урамындагы 3 һәм 3 А йортлары ишек алдында күңелле бәйрәм узды.

Биредә “Безнең ишек алды” республика программасы буенча төзекләндерү эшләре башкарылды.

 “Күршеләрне җыя һәм берләштерә торган мондый бәйрәмнәр уздыру бездә күркәм традициягә әверелде. Республика программасы ярдәмендә ишек алларыбыз матурлана, уңайлыклар арта”, – дип билгеләп узды бистә башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Мөхәммәтҗанов.

Ул төзекләндерү эшләрендә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук кварталның иң актив кешеләре дә бүләкләнде.

“Барс” спорт мәктәбе балалар өчен кызыклы уеннар оештырды, ә Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты артистлары бәйрәмне җырлары белән ямьләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев