Кайда югалдың?
Укучыларыбыз арасында талант ияләре бик күп. Алар арасында журналист Зөлфия Газизуллина да бар. Бүген аның күңел түреннән чыккан язмасын укучыларыбызга тәкъдим итәбез.
(Эссе)
Зөлфия Газизуллина
– Балачагыма кайтып килдем.
– Кайтырсың менә, шулай булсын иде дә ул.
...1 Май бистәсе. Эш белән килгән идек. Авыл читендә торабыз. Һич югы барып, басып кына торыйм әле дип аякларым үзеннән-үзе балачагыма – авыл ягына атладылар. Урамнарын күргәч, аяклар тиз-тиз атлый башлады, хәтта йөгереп үк киттеләр. Хәзер, мин тиз генә, түтәйнең торган җирен карап, кире кайтам. Хәзер, хәзер... Йөрәк, йөгергәнгәме, дулкынланыпмы дөп-дөп ишетелерлек итеп кага.
Шушы урам бугай инде, шушы ихата булырга тиеш. Якын килеп, аяк очына басып, ихата эченә карадым. Бу минута кичергән хисләрне ничек аңлатырга!?
...Менә түтәй сөт савып килде, марля аша сөзеп, миңа эчергә бирде. Авыз эчендә сөтнең тәме барлыкка килде, иренемдә аның.җылысы, күбекнең үзенчәлекле бер сыйфаты.
Башымны иеп, пәрдәгә уралып караңгы ялдына кереп киттем. Шөлләтә, тизрәк үтеп, өйнең авыр ишеген ачтым. Якты бүлмәдә мич янында түтәй “басып тора”.
Ихатада яшел чирәм, каңгылдашып, канатларын кагынып казлар кайтты. Капканы ачып куйдык. Зур-зур атлап, койрыгын селки-селки сыер керә, аның белән бергә сарыклар йөгерә. Мин бакчага керә торган капкага якын басып торам. Куркуны күрсәтмим, тик түзә алмаслык булса, бакчага кереп, кичке ашка суган алып чыгырга әзер торам.
Әнә тегендә минем аулак, берүзем йөрергә ярата торган чирәмлек калды. Менә бу юл белән, түтәйгә ияреп, чәкчәк пешерергә бара идем. Мин дөрес пешмәгән, яньчелгән чәкчәкне көтеп утырам. Аз эләгә. Бар чәкчәк тә уңа.
Менә бу юлдан кибеткә бара идем. Тозга. Әллә тоздан башка әйбер булмаган, әллә өйдә тоздан башка бар әйбер дә булган. Сөт, катык, эремчек, май, каймак, ит, яшелчә,ипи, коймак, чәй эчәргә пироглар, бал, җимеш, варенье... барысын да үзләре җитештергән.
Кибет юк микәнни? Элек монда бер бәләкәй таш кибет бар иде. Эченә кергәч, салкынча рәхәт иде. Кеше җыелып тора, кибеттер инде, олы, элеккесе түгел. Бу юл фермага алып китте. Бидонга кружка чумырып сөт алып бирделәр. Аның тәмлелеге, гел икенче төсле тәмле, салкын, майлы, куе...
Йөгерәм, кайтам, кайтам.
Түтәй алда, мин аның артыннан. Урманга барабыз . “Урман түгел ул", – ди түтәй. Агачы булгач, минем өчен урман инде. Күңелем тәмле итеп, сузылып сузылып урманга керә башлады.
Өлгерәм, өлгерәм, хәзер...
Бәләкәй генә зират, тәреләр белән. Урыслар бар иде шул. Каршыда убырлы карчык өенә охшаган йорт та бар иде, ихатасы юк, ялгызы гына чирәм уртасында тора иде. Карадан киенгән карчык тәрәзәдән карап утыра иде, аның йөзен күрә идем. Алар – урыслар, карты үлгән, балалары юк, әби берүзе яши кебек хәтердә калган. Әби дә үлгән, ә өй һаман ялгыз тора икән.
Бу юлдан мопедка утырып чабам. Чәчләрем җилдә җилферди. Тагын да газга басам, тагын да кызурак, үсмер чагым. Йөрәк тә җилферди торган чагым.
– Сез бу якларданмы? Матур итеп эшләгәннәр, – дигән тавышка борылып карадым.
- Юк , чишмәне мин белмим. Минем күптән кайтканым юк, кайтыр кешем дә юк бу авылда, дип җавап бирәм таныш түгел ир-атка.
Озак тордым, нишләп тора бу кеше диярләр, китим булмаса. Тагын берәр иркенләп килеп китәсе бар икән. Балаларга кызык булмас инде, ә менә оныкны җитәкләп йөреп кайтасы булыр, Алла теләсә.
Автор: Зөлфия Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев