Дустым Найда
Фирая Исламованың иҗаты табигать, җәнлекләр, кошлар, кече дусларыбыз турында. Иҗатына күз салсак, моңа үзебез дә инанырбыз.
Һәркөнне кич иптәшем белән машинабызны куярга түләүле машина кую урынына киләбез. Безне һәр көнне диярлек матур гына бәләкәй бер эт каршы ала. Аның исеме – Найда. Ә без инде аңа дип өйдән тәм-томнар алып киләбез. Сөяге, ашы, боткасы, конфеты дигәндәй. Берара Найдабыз матураеп, түгәрәкләнеп китте.Ә ул бәби көтә икән. Озакламый үзе кебек бик матур ике бәләкәч алып кайтты бу. Шундый матурлар. Без килүгә оясыннан йөгереп чыга да, берәр тәмле әйбер сорый. Ә без тегене сыйлыйбыз. Ялт иттереп куя да савытын, балалары янына кереп чума. Әни кеше бит. Балаларын имезергә кирәк.
Көннәр үтте, теге көчекләр күзгә күренеп үстеләр. Аларның башта берсен, аннан икенчесен кемнәрдер алып киттеләр. Этебезгә моңсу булып калды. Без киләбез, ризыгын ашый да, аннары безне ярты юлга кадәрле озата бара башлады бу. Ә бер көнне этебез юкка чыкты. Юк инде, беркайдан эзләп табам димә. Кешеләрдән сорыйбыз, белүче юк.
Бер атналап вакыт узды, машинаны куйдык та, әкрен генә кайтырга чыктык. Юл читендә ниндидер ыңгырашкан тавыш ишеттем дә, шунда юл алдым. Барсам, Найдабыз ята икән ыңгырашып. Мескенкәем – башы тишек, аннан кан ага, ә алгы аягының берсен күтәреп тора, ул сынык – төптән селкенеп тора. Безне күрде дә, елый ук башлады, ә үзе, аксаклый- аксаклый, бездән курыккан кебек читкә китә. Шунда бер абый: “Аның өстеннән машина үтте бит”, – диде. Менә ни өчен этем миннән кача икән, бу хәлдән соң хайванкайның кешеләргә ышанычы беткән түгелме соң?!
Этебез, Аллага шөкер, әкренләп савыга, тамагына да әз-әзләп каба башлады. Яныбызга килә, иркәләнә. Башындагы җәрәхәте йомылып, ярасы әкренләп төзәлеп килә. Тик теге сынган аягы белән әле ныгытып баса алмый, әкрен төзәлә. Хәзер кешеләрдән дә курыкмый инде. Менә әле бүген дә, чатанлап булса да, безне ярты юлга кадәрле озата килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев