Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Тымытык авылы яшьләре батыр якташларын зурлап, турнир үткәрде

Ярышларда Тымытык, Мәнәвез авыллары, Җиңү бистәсе яшьләре катнашты

Тымытык авылы мәктәбендә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Гыйздәтуллин Айнур Марат улы истәлегенә яшьләр арасында өстәл теннисы турниры узды.

Анда Тымытык, Мәнәвез авыллары, Җиңү бистәсе яшьләре катнашты.

Батыр якташыбыз истәлегенә уздырылган турнирда 18 яшькә кадәр балалар арасында Тымытык авылыннан Әмир Фәрукшин җиңү яулады. Алмаз Сабиров (Тымытык авылы) – икенче, Әмир Вәлиуллин (Җиңү бистәсе) өченче урында калды.

Өлкәннәр арасында Тымытык авылыннан Фаил Гобәйдуллин җиңүгә иреште. Риназ Кашапов (Тымытык) – икенче, Мансур Солтанов (Тымытык) өченче урыннарга лаек булдылар.

 Җиңүчеләргә диплом, медаль һәм затлы бүләкләр тапшырылды.

– Əлеге чара Тымытык авылы яшьләр лидеры Риммир Шәйгарданов тәкъдиме белән югары дәрәҗәдә оештырылды. Шушындый актив яшьләребез, аларның инициативасын хуплап, ярдәм итеп торучы иганәчеләребез булганда авылның киләчәге бар әле, – ди  район аграр яшьләр оешмасы җитәкчесе Гөлназ исламова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев