Татшуган авылында Ватанны саклаучлыр көне уңаеннан шахмат ярышы үтте.
Татшуган авылы халкы элек-электән шахмат ярышларында актив катнаша. Шушы авылда туып-үсеп, яшьтән үк шахмат уены белән мавыккан, әлеге спорт төрендә җитди уңышларга ирешкән осталар бар.
Ярышны ачу тантанасында авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Татшуган халкын бәйрәм белән җирлек башлыгы Мансур Хәертдинов тәбрикләде.
-Ватаныбызны саклау безнең бурычыбыз, илләребез имин булсын, хәрби хезмәттә булган авылдашларыбыз, якташларыбыз исән-имин туган җиребезгә әйләнеп кайтсыннар. Бәйгене оештырырга ярдәм иткән авылдашларыбызга, кунакларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәм, - диде ул.
Чарада балалар да, өлкәннәр дә ярышты. Бәйгедә катнашкан иң яшь уенчы – Мингазов Алмаз Айнур улына 8 яшь, иң өлкән шахматчы – Сибгатуллин Хатип Зәки улына 78 яшь.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Ханнанов Мөдәрис Дәниф улы беренче урынны, Мингазов Айнур Марат улы икенче урынны, Мубаракшин Мәгъсүм Нуриман улы өченче урынны яулады.
Җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев