Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Шахмат осталары Татшуганда яши

Татшуган авылы беренчелегенә шахмат ярышлары үтте. 

Татшуган авыл җирлегендә шахмат белән бик җитди кызыксынучы өлкәннәр дә, балалар да күп. Аларны берләштерү, иң көчлеләрне ачыклау максатында авыл беренчелегенә шахмат ярышлары узды. 
- Мондый ярыш җирлегебездә беренче генә тапкыр үткәрелүгә карамастан, анда балалар да, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Аны читтә яшәүче авылдашларыбыз ярдәме белән оештырдык, мондый эшкә алынган һәркемгә рәхмәт, - ди Татшуган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәйретдинов. 
 Акыл ярышында беренче урынга 11 яшьлек Салават Мөбарәкшин лаек булды. Икенче урынга Мөдәрис Ханнанов чыкты, алардан әз генә калышкан Рифкать Шәрифуллин өченче булды. Ярышларда иң өлкән катнашучыга 82 яшь иде. Мансур Шәкүров әле яшьләргә сер бирә торган түгел. 
-Шахмат уены фикерләргә,  һәр адымыңны уйларга өйрәтә. Бу тормышта да бик кирәк, - ди Мансур абый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев