Сез һәрчак безнең хәтердә
Азнакайда волейбол уйнаучы спортчылар истәлегенә волейбол турниры узды.
«Без һәр елны арабыздан киткән волейболчы дусларыбызны искә алып, волейбол турнирлары үткәрәбез. Менә хәзер матур традициянең дәвамы буларак, аның чираттагысын уздырабыз. Без аларны онытмыйбыз. Алар һәрчак безнең күңел түрендә», – диде чараны төп оештыручыларның берсе Ирек Газизуллин.
Спорт сөюче волейбол уйнаучыларны Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов сәламләде. Ул Азнакай районының спорт буенча һәрчак алдынгы урыннарда баруын, биредә нәкъ менә шундый актив спортчыларыбызның зур өлеше барлыгын билгеләп узды. Ул спортчыларыбызның фидакарьлеге һәм спортчы дусларын онытмаулары өчен район җитәкчелеге һәм шәхсән үзе исеменнән олы рәхмәтен белдерде.
Район һәм шәһәр хәрби комиссары урынбасары Рушан Йосыпов исә быел – Ватанны саклаучылар елында Ватан сагында торган ватандашларыбызны искә алуның аеруча зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Минем абыем – Нәсим Гәрәйшин үз гомерендә чыннан да хәрби кеше, подполковник, очучы булуы белән бик горурлана иде. Офицер хезмәттәшләре, спортчы дуслары, туганнары аның өчен һәрвакыт беренче урында булды, аннан соң гына үзе турында уйлар иде. Гаиләсе, туганнары исеменнән якыныбызны шулай хөрмәтләгәннәре, онытмаганнары өчен рәхмәтләребезнең чиге юк. Безнең рәхмәтләргә шулай ук арабыздан киткән волейболчыларның якыннары да кушыла.
Турнирда катнашучылар һәм бакыйлыкка күчкән спортчыларның туганнары турнирны үткәрүдә бар шартларны тудырган политехника техникумы хезмәткәрләренә аеруча аның җитәкчесе Роберт Хөснетдиновка да бик рәхмәтле калдылар.
Волейбол турниры арабыздан киткән волейболчылар: Мәхмүт Батталов, Дамир Солтанов, Нәсим Гәрәйшин, Рәфис Мөхлисов, Газинур Гәрәев, Фәрит Мөхәммәдъяров, Альберт Вәлиевлар истәлегенә уздырылды. Бәйгедә “Ветераннар – 1”, “Ветераннар – 2”, “Старр”, “Азнакай”, “Шаран” командалары көч сынашты. Киеренке бәйгедән соң “Ветераннар – 1” – беренче, “Ветераннар – 2” – икенче, “Старр” өченче урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев