Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
СПОРТ

Яшьлек көне Азнакайны гөрләтә: спорт, иҗат һәм җиңү рухы - бер мәйданда

Бүген Азнакай чын мәгънәсендә яшьлек башкаласына әверелде. Иртә белән шәһәрнең төрле мәйданчыкларында спорт ярышлары, иҗади бәйгеләр, күңел ачу чаралары башланып китте. Быелгы Яшьләр көне аеруча зур колач белән үтә – бәйрәмне «Татнефть» компаниясе оештыра.

Бәйрәмнең иң зур вакыйгаларының берсе – «Татнефть» төркеменә кергән предприятиеләрнең яшь белгечләре арасында үткәрелгән Х яшьләр спартакиадасы булды. Азнакайга республика районнарыннан һәм компания эшчәнлек алып барган башка төбәкләрдән йөзләгән яшьләр килгән.

Иртәнге сәгать уннан стадион, Мәнәвез буасы, Чатыр Тауда дистәләгән спорт көрәше башланды.  Катнашучылар стритбол, пляж волейболы, шахмат, фиджитал-футбол, воркаут, сап-серфинг һәм башка заманча спорт төрләрендә көч сынашалар.

Бәйрәм спорт белән генә чикләнми. Стадион территориясендә төрле интерактив зоналар эшли. Балалар өчен уен шәһәрчекләре, спорт аттракционнары, гаилә ярышлары, мастер-класслар оештырыла. Кемдер катамаранда ярышса, икенчеләр Чатыр Тауга йөгерүдә көч сынашты. 

Бәйрәм дәвам итә - кич белән бәйрәм концерты меңләгән тамашачыны бер мәйданга җыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев