Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында Азнакай көрәшчесе 3 нче урынга лаек булды
Бронза алган көрәшче якташыбыз Илфат Миңнегалиев Россия җыелма командасы составында чыгыш ясады
Казахстан Республикасының Астана шәһәрендә Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узды. Анда Россия, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Венгрия, Үзбәкстан, Иран һәм дөньяның башка илләренең делегацияләре катнашты.
Әлеге чарада 21 спорт төре буенча ярышлар узды. Аның берсе – “Алыш” көрәше. Анда 37 илдән килгән 120дән артык спортчы бил алышты.
Көрәш буенча Россия җыелма командасы составында Азнакай егете – көрәштә үзен дөнья күләмендә танытырга өлгергән Илфат Миңнегалиев та бар иде. Ул матур алымнар белән көндәшләрен җиңеп, 60 килограмм авырлыкта өченче урынны алуга иреште. Спортчының тренеры – Айрат Миңнегалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев