Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайның өч көрәшчесе Россия чемпионы исеменә лаек булды

Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында көрәш буенча Россия беренчелеге узды.

Быел ярышларда Россиянең егерме биштән артык төбәгеннән ике йөздән артык спортчы катнашкан. 13-14 яшьлек, 15-16 яшьлек һәм 17-18 яшьлек көрәшчеләр тугыз авырлык категориясендә көч сынашып, иң көчлеләрне ачыкладылар.

Азнакай спортчылары көрәш келәмендә үзләренә тиңнәр булмавын тагын бер кат расладылар. Үз авырлык категориясендә Илфат Миңнегалиев, Ислам Закиров, Аслан Закиров алтын медальләр яулап, Россия чемпионнары исеменә лаек булдылар.

Көрәшчеләр тренер Айрат Миңнегалиев кул астында шөгыльләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев