Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайлыларны рәсем бәйгесендә катнашырга чакыралар

Татарстан Республикасының "Хезмәткә һәм оборонага әзер" төбәк иҗтимагый оешмасы балалар арасында "Минем ГТОга юлым" бәйгесен оештыра.

Мәктәп укучыларының ГТО нормативларын тапшыруга игътибарын тагын да арттыру, халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә тарту максатын күздә тоткан бәйге ике номинация буенча үткәрелә. Конкурста 1-4 нче сыйныф укучылары катнаша ала. "Рәсем" номинациясе буенча төрле техникада ясалган рәсемнәр кабул ителә. "Иҗади эшләнмәләр" номинациясе буенча катнашырга теләүчеләр шулай ук үзләре теләгән техника белән кулс астында булган әйберләрдән төрле эшләнмәләр ясый ала.
Бәйгедә катнашу өчен, барлык эшләрне 5 апрельдән 16 майга кадәр Азнакай шәһәрендәге ГТО нормативларын кабул итү үзәгенә китерергә кирәк (Азнакай шәһәре, Солтангалиев урамы, 21а йорт, Боз сарае). Катнашучылар анкета да тутырырга тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 7-30-36 . Бәйге кагйдәләре белән gto116.ru сайтында да танышырга мөмкин.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев