Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале үтте
СПОРТ

Азнакайда "SunnyФЕСТ" креатив чаналар фестивале үтте

Менә берничә еллар инде үз итеп өлгергән бу яңа йола елдан-ел күбрәк азнакайлыларны җыя.

Быел ул Ишкәев исемендәге ял паркында узды. Халык гөҗ килеп бәйрәм башлануын көтә. Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, райондашларга күңелле ял, Яңа елда яңадан-яңа куанычлар, уңышлар теләде.

Районның оешма-учреждение коллективлары, мәктәпләре, мәдәният учаклары быел да санифестка бик ныгытып әзерләнгән. Әлбәттә инде, Күсе елында тычкан-күселәргә өстенлек бирелгән. Аларны Кыш бабайлар, Кар кызлары, Убырлы карчык ишеләр озата йөрде. Ни дисәң дә, быел хакимлек шушы тычкан-күселәрдә, ничек тә ярарга тырышырга кирәк үзләренә.

Тамашачы таудан шуып төшкән һәр чананы алкышлап каршы алып, озатып торды. Янәшәдә генә кул астында ни бар-шуннан кәшәкә ясаган осталар хоккей уйнап кинәнде. Кыскасы, парк гөр килеп торды. Бәйрәмгә килмәүчеләргә бик үкенерлек булды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


sunnyФЕСТ

Нет комментариев