Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда иң оста бадминтончыларны ачыкладылар 

Район турнирында мәктәпләрдә һәм бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче 100дән арты кеше катнашты. 

Физкультура укытучыларын, спортчыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның барысына да изге теләкләрен җиткерде. 
Бүген районда бадминтон уены аеруча үсештә. “Чатыр-тау Арена” спорткомплексындагы түгәрәктә генә дә 150 кеше шөгыльләнә. Алар арасында өлкәннәр дә бар.
Ярышларга Кәкре Елга мәктәбеннән 22 укучы килгән.
- Мәктәпләр арасында республикада спартакиада ярышлары уза. Анда бадминтон уены да кертелгәч, бадминтон белән шөгыльләнә башлаган идек. Ул чорда әле үзебез дә аны ныклап белмибез. Ярышларда катнаша-катнаша уйнарга да өйрәндек, кагыйдәләрне дә. Ике республика чемпионаты призерым бар. Соңгы елларда бездә бадминтон төренең популярлашуы сизелә. Аның белән шөгыльләнүчеләр саны да арта. Бүген инде мин үзем үстергән спортчыларның уңышларына куанам. Укучым Рәзил Шәймиев биредә тренер булып эшли, аның спортчылары республика күләмендә дә урыннар яулыйлар, - ди Кәкре Елга мәктәбенең физкультура укытучысы Ринат Сафин.
Район турнирында уеннар алты мәйданчыкта төрле яшь категорияләре буенча бүленеп алып барылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев