Азнакайда чаңгы юллары көчлеләргә генә буйсынды
СПОРТ

Азнакайда чаңгы юллары көчлеләргә генә буйсынды

​​​​​​​Бүген шәһәребездә “Россия чаңгы юллары” ярышлары узды.

Һәр елны уздырылучы әлеге традицион ярышларды мәктәп укучылары, төрле оешма-предприятие вәкилләре катнашты. Быел ул "Демография" милли проекты кысаларында уздырылды.

Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да катнашты. Район башлыгы чараларда катнашучыларның елдан-ел артуын да искәртте һәм узышларга үз коллективларын туплый алган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. 

Бәйгедә теләге булганнарга ГТО нормаларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылды. Алар, яшькә карап, 2,3 һәм 5 километр аралыгына ярышты.


Нет комментариев