Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда армрестлинг буенча район турниры узды 

Район  ярышларында 100 дән артык спортчы 17 категория буенча чыгыш ясады.

Шәһәрнең "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында армрестлинг буенча район ярышы узды. Аны ачу тантанасына килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов  егет-кызларга уңышлар теләде.
- Кул көрәше буенча Азнакай электән алдынгы урыннарда булган. Безнең чемпионнарыбыз да, спорт осталарыбыз да бар. Киләчәктә Азнакайдан Россия, Дөнья чемпионнары үсеп чыгуын телибез, моның өчен бүгенге кебек ярышлар уздыру мөһим, - диде җитәкче.
Спортчыларны районның кул көрәше федерациясе рәисе, Россиянең спорт остасы Наил Мотыйгуллин да тәбрикләде. Ул быел да җиңүче командага бүләккә тәгә әзерләгән иде. 

Ярышта 100дән артык кеше катнашты, алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бихисап иде.

Азнакайдан Айсылу Ихсанова кул көрәштергәндә, аның җитезлегенә күз дә иярми. - Бәләкәйдән әти белән кул көрәштереп үстем, үземә бик ошый. Авыл яшьләре спартакиадасында, республика чемпионатларында катнашып, призлы урыннар алып киләм, - ди ул. 
Күктәкә авылы егете, 2019 елда яшүсмерләр арасында республика чемпионатында икенче урын яулаган Рәлиф Мурзакаев кул көрәшенә абыйсы Раил мисалында килгән. 
- Узган ел сигез Сабантуйда беренче урын яулаган идем, бүген дә сынатмаска исәп, - ди спортчы. 
Ир-егетләрне хөкем иткән 
Фәнис Шәйхулов кул көрәшендә иң мөһиме - старт, ди. 
- Баштан ук алып китәргә кирәк. Читтән карап торганда җиңел кебек тоелса да, армрестлинг көч һәм тырышлык таләп итә, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев