Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районында авыл яшьләре спартакиадасы старт алды

Торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре Расих Шәкүров истәлегенә уздырылучы Азнакай районы авыл яшьләренең инде кышкы спартакиадасы быел Сарлы авылында уза.

 27 команда спортчыларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, барысына да уңышлар теләде.
– Ел саен районыбызда уздырылучы спартакиада быел да үзенә күпләрне җыйды. Ул авыл халкын, яшьләребез өчен аралашу, дуслашу урыны да. Авылыгыз данын яклап, бирегә көч сынашырга 
килгән һәркемгә рәхмәт. Барыгызга да уңышлар насыйп булсын! – диде Марсель Шәйдуллин.
Авыл җирлеге башлыгы Марат Шәрипов спортчыларны, килгән кунакларны тәбрикләгәннән соң, спартакиаданың баш хөкемдары Рәфис Миңнеханов аларны уздыру шартлары белән таныштырды. . 
Аннан соң төрле мәйданнарда ярышлар старт алды. Спартакиадада хоккей ярышлары җиңүчеләре инде билгеле. Быел киеренке көрәштә беренчелекне Тымытык авылы командасы бирмәде. Актүбәлеләр – икенчедә, Әсәй авылы яшьләре – өченчедә. Бадминтонда Кәкре Елга авылы җиңүче булды. Актүбә һәм Илбәк командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев