Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакай районы яшьләре спартакиадасында җиңүчеләр билгеле!

Сарлы авылында кичкә кадәр барган авыл яшьләре спартакиадасы җиңүчеләре ачыкланды.

Көн дәвамында 26 авыл җирлеге һәм Актүбә бистәсе командасы волейбол, көрәш, таяк, аркан тарту, утын кисү, гер күтәрү, теннис һ.б.да ярышты.
Ике атна дәвамында Пекинда барган Олимпия уеннарында катнашучы Россия спортчылары өчен җан аткан азнакайлылар бүген үз авылдашларын да “Әйдә!”, “Бирешмә!”, “Түз!” дигән сүзләр белән җиңүгә рухландырып тордылар. 
Халыкны иң күп җыйган ярышлар, быел да таяк тартышу, утын кисү һәм көрәш булды. Алай дисәң, бер генә уен мәйданчыгы да җанатарлардан бушап тормады. 
Барлык уеннарның нәтиҗәләре буенча почет пьедесталының беренче баскычына Актүбә эшчеләр бистәсе һәм Әгерҗе авыл җирлеге командалары күтәрелде. Тымытыклылар икенче булды, призерлар өчлеген Кәкре Елга авылы спортчылары япты. 
Спарткиадада катнашкан барлык командаларга да сертификатлар, шәхси ярышларда җиңүчеләләргә бүләкләр тапшырылды.
Спартакиада барышында чаңгыда шуу, ату һәм гер күтәрүдә ГТО нормативлары да кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев