Азнакай көрәшчеләре россиякүләм ярышларында да бил бирми
СПОРТ

Азнакай көрәшчеләре россиякүләм ярышларында да бил бирми

13-15 майда “Юбилейный” спорт мәктәбе көрәшчеләре грек-рим көрәше буенча россиякүләм ярышларында катнаштылар.

Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” җәмгыяте призына уздырылган әлеге турнирда 2007-2008 елгы яшүсмерләр бил алышты.  

Үз авырлык категорияләрендә Рияз Шәймөхәммәтов – икенче, Салават Шәйхулов өчен урынга лаек булды. Алар тренер Илшат Муллаяновта шөгыльләнәләр.

Марат Шәйхулов бронза медаль яулады. Спортчының тренеры Рузил Рәшитов.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев