Бөгелмә шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте.
Бөгелмә шәһәрендә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика турниры үтте. Анда “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашып, призлы урыннар яуладылар. Үз авырлык категорияләрендә Рияз Шәймөхәммәтов һәм Салават Шәйхулов бронза медальләр яуладылар.
Бөгелмәдә шулай ук 1999-2001 елгы спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча республика беренчелеге дә узды. Анда Азнакайдан Фәнис Сәмигуллин 130 килограмм авырлыкта өченче урынга лаек булды.
Спортчыларның тренеры – Илшат Муллаянов.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев