Азнакай егетләре грек-рим көрәшендә дә алдынгы
Түбән Камада 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлар үтте.
Әлеге ярышларда Азнакайдан Рияз Шәймөхәммәтов беренче урынны алды. Салават Шәйхулов һәм Тимур Әпсәләмов бронза медальгә лаек булдылар. Алар тренер Илшат Муллаяновта шөгыльләнәләр. Рузил Рәшитов кул астында шөгыльләнүче Азнакай спортчысы Азат Хәмәтов өченче урынны алды.
Егетләрнең барысы да “Юбилейный спорт мәктәбе спортчылары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев