Азнакайлылар спорт уеннары фестивалендә көч сынашты
Традицион спартакиада Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан үтте
Бүген Азнакайда яшәүче спорт сөючеләр шәһәрнең "Юбилейный" стадионына җыелдылар. Биредә агымдагы сезонда спортның төрле төрләре буенча яуланган нәтиҗәләр барланды. Фестивальне район башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, районыбыз спортчыларына рәхмәт белдерде.
Тантананы дәвам итеп, Азнакайда спортны үстерүгә зур өлеш керткән тренерларга, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган спортчы егет-кызларга Рәхмәт хатлары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Спорт уеннары фестивале спорт уеннары белән дәвам итте, стадионда Май эстафетасы үтте, мәйданда футбол уеннары гөрләде,өлкәннәр һәм балалар үзләрен шашка уенында сынады.
Шунда ук турникта күтәрелү, урыннан озынлыкка сикерү һәм иелү буенча ГТО нормативларын да тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев